Ачыкланган вируслар арасында риновируслар өстенлек итә, шулай ук «дуңгыз гриппы» буларак билгеле A (H1N1) гриппы вирусы йоктыру очракларының артуы күзәтелә. Шуңа бәйле рәвештә авыру йоктырудан саклану өчен район гигиена һәм эпидемилогия үзәге табиблары киңәшләрен бирә.
-Халык күп җыелган урыннарда грипп белән чирләгән кеше булса, йогышлы вирус белән зарарлану зур тизлектә бара. Авыру кеше ютәлләгәндә һәм төчкергәндә вирус бик тиз тарала һәм шунда ук башкаларга йога. Әле алай гына да түгел, вирус авырган кеше куллана торган көндәлек әйберләр аша да күчә.
Авыруны йоктырудан ничек сакланырга, ә инде авырып киткән очракта якыннарны ничек саклап калырга? Кеше күп була торган урыннарда булырга тырышмагыз, андый урыннарда маска киегез. Вирус авыру кеше кулланган көнкүреш әйберләре — савыт-сабада, сөлгедә, телефонда кала. Шуңа күрә чисталык сакларга, кулны ешрак юырга кирәк. Белгечләр туклануга игътибар итәргә: аксымга бай ризыклар, составында С витамины күп булган азык-төлек — мүк җиләге, лимон, әфлисун, шулай ук сарымсак, суган белән тукланырга, өйдәге тузанны юеш чүпрәк белән ешрак сөртеп торырга киңәш итә. Профилактик чараларны да истән чыгармасак иде. Туйганчы йоклау, бүлмәне җилләтү, физкультура белән шөгыльләнү, саф һавада йөрү, эш белән ялны аралаштыру мөһим.
Вакцинация кешене грипптан ялкынсынудан, авыр нәтиҗәләрдән саклый. Бигрәк тә риск төркемендәгеләргә: халык белән күп эшләүче һөнәр ияләре, өлкән яшьтәгеләр, иммунитеты какшаган, йөкле хатыннар, хроник авырулылар, шулай ук кечкенә балаларга прививкалар ясатып, профилактик чаралар күрү кирәк.
Әгәр дә инде чирләп китсәгез, үз-үзеңне дәвалау белән мавыкмыйча, табиб чакыртыгыз.
Нет комментариев