Кишер чәчәр өчен уңай дип саналган ике вакыт аралыгы бар.
Беренчесе — апрель ахыры-май башында һәм икенчесе 10-15 июньдә. Ни өчен ике вакытта соң?
Җәен ашау өчен кишерне — язын, ә саклауга кую өчен июньдә чәчәргә кирәк. Иртә чәчелгән бу кишер кышын сакланмый, чери. Шуңа күрә ул ике вакыт аралыгында чәчелә. Иртә һәм соң чәчелә торган кишер сортка карамый. Ә саклану-сакланмавы аны кайчан утыртуга бәйле.
Халык арасында киң таралган сортлар булып «Шантанэ», «Несравненный» исемлеләре тора. Соңгы елларда халык тагын 5-6 яңа сортны яратып ала башлады. Болар: «Витаминная 6», «Канада», «Лосиноостровская», «Нантская», «Московская зимняя», «Самсон». Ә кышка яхшы саклана торган сортлардан "Королева осени" һәм "Лосиноостровская"ны әйтеп үтәргә кирәк.
Тамыразыкны җиңел туфраклы, органик матдәләргә бай түтәлгә утыртыгыз. Янмаган тирес кертергә ярамый.
Урынын сайлаганда былтыр помидор, бәрәңге, суган, кәбестә, кыяр, ташкабак үскән җиргә утырту яхшырак булыр. Узган елда кишер яисә петрушка үскән җиргә утыртмаска тырышыгыз.
Тагын бер киңәш, орлыкны махсуслашкан кибетләрдән генә алу хәерле. Ник дигәндә, әйтик, шул ук базарда сатылганы дөрес сакланмаган булырга мөмкин. Тиешле шартлар үтәлмәгәндә орлыкның сыйфаты үзгәрә.
Фото "Татар-информ"нан, Михаил Захаров фотосы
Нет комментариев