15–17 апрель көннәрендә Татарстан Фәннәр академиясендә 800 дән артык укытучы һәм мәгариф хезмәткәрен берләштергән Бөтендөнья «Туган тел» съезды уза. Чара татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган.
Чараның тантаналы өлешендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чыгыш ясады. Ул съездның Габдулла Тукай каберенә һәм һәйкәлләренә чәчәкләр салудан башлануын искәртте. Шакиров үз чыгышында татар телен саклап калучы төп көч — укытучылар икәнен ассызыклады.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова съезд кысаларында узучы Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиаданың әһәмияте турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бүген Казан үзәгендә 30 төбәк һәм 5 чит илдән 500 бала ярыша. Министр урынбасары укытучылар хезмәтенең нәтиҗәсе нәкъ менә бу балаларның татарча матур итеп аралашуларында һәм иҗат белән шөгыльләнүләрендә чагыла, дип әйтте.
Тантаналы ачылыш барышында укытучыларга һәм мәгариф хезмәткәрләренә Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләте алдындагы зур хезмәтләре өчен» медальләре һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының «Телләрне, мәдәниятне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгеләре тапшырылды.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза һәм дөньякүләм татар телен саклау һәм үстерү шартларын тудыруга юнәлтелгән иң эре чараларның берсе булып тора.
Чыганак: Татар-информ
фото: Бөтендөнья татар конгрессыннан
Нет комментариев