Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Карамалыда ак әбине котладылар

Карамалы бистәсенең ак әбисе Минсорур Шәмсетдиновага 95 яшь тулды.

Юбилей көнне  ак әбине котларга район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Карамалы клубы мөдире Илсөяр Хәлиуллина, автоклуб хезмәткәрләре килде.  

– Кадерле Минсорур апа, без сезгә хәзерге буын бәхетле һәм мул тормышта яшәсен өчен куйган фидакарь хезмәтегез өчен  чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, – дип котлау сүзләрен җиткерде Петр Сергеевич.

Минсорур Исхак кызы  – тыл хезмәтчәне. Гомере буе туган авылында эшләгән: печәнен дә чапкан, иген иккән, урагын да урган, урман хуҗалыгында хезмәт куйган. Сугыш  вакытында  яшь  кызга колхоздагы бөтен авыр эшне башкарырга туры килгән. Ире белән  өч бала үстергәннәр. 

Минсорур әбинең үзенә игътибардан, котлаулардан күңеле нечкәрде. Ул үзен котларга килүче кунакларга рәхмәт укыды. Әби балалары, оныклары янәшәсендә бәхетле гомер кичерә һәм башкаларга да матур, имин тормышлар теләде.

Фотолар автоклубтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев