Кайнар линия эшли
Роспотребнадзор җәйге сезон алдыннан, күп кенә россиялеләр сәфәрләр планлаштырганда, туристлык хезмәтләре өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләренә багышланган кайнар линия ача.
26 майдан 6 июньгә кадәр ведомство белгечләре гражданнарга туристлык юлламалары сатып алу, кунакханәләрдә хезмәт күрсәтү, туристлар хокуклары белән бәйле мәсьәләләрнең киң спектры буенча консультация бирергә әзер. Моннан тыш, эссе көннәрдә имин булу, имин туклану, эчә торган суның сыйфаты, коену кагыйдәләре һәм сәяхәтләр өчен кирәкле прививкалар буенча киңәшләр биреләчәк.
Төбәк кайнар линияләре телефоннары, шулай ук эш режимы турында мәгълүмат Роспотребнадзор идарәләре сайтларында бар.
Федераль дәрәҗәдә тәүлек буена Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге эшли– 8 800 555 49 43 (шалтырату бушлай).
Исегезгә төшерәбез, һәр кулланучы сыйфатлы хезмәтләргә хокуклы, ә Роспотребнадзор бу хокукларны якларга ярдәм итә. Үзегезнең ял алдыннан квалификацияле ярдәм һәм яклау алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев