Кадер җирлеге үсешенә зур өлеш кертүчеләр район башлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
17 гыйнварда Кадер җирлегендә халык җыены узды.
Җыенда катнашучыларны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин 2024 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды.
Кадер җирлеге башлыгы Людмила Барсукова җирлектә бүгенге көндә нинди эшләр башкарылган, 2025 елда нинди эшләр башкарылачак, халыкны бүгенге көндә нәрсә борчый — шул хакта сөйләде.
Җыен ахырында җирлек үсешендә зур өлеш керткән авыл кешеләре бүләкләнде.
Махсус хәрби операция зонасына ярдәмнәре өчен Кадер авылы мәктәбе коллективы һәм авылда маскировка челтәрләре үрүчеләр, Альфред Аверьянов район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырылды.
Җирлек тормышында актив катнашканнары өчен шулай ук Әмир һәм Гөлфия Сөләймановлар, Валентина Чукаева, Венера Нуриева, Илшат һәм Марат Мөгыйновлар район башлыгы Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев