Иван Купалага каршы төндә төрле могҗизалар була
7 июльдә билгеләп үтелүче Иван Купала - халык йола календареның иң якты һәм серле бәйрәмнәренең берсе.
Ышанулар буенча, Иван Купалага каршы төндә төрле могҗизалар була: имеш, агачлар сөйләшә һәм бер урыннан икенче урынга күчә һәм иң мөһиме — абага чәчәк ата. Риваять буенча, чәчәк аткан абаганы тапкан кеше җир астына яшеренгән хәзинәләрне күрергә, үсемлекләр һәм хайваннар телен аңларга өйрәнә.
Бу көнне кешеләр чәчәк бәйләмнәрен билләренә бәйләгәннәр, башларына үләннәрдән үрелгән тәкыялар кигәннәр. Су коену бәйрәмнәре мәҗүсилек вакытында Кояш алласы хөрмәтенә оештырылган. Заманча бәйрәм итүгә күчкәннән соң Иван Купала 7 июль көнне (төгәлрәк, 7 июльгә каршы төндә) уздырыла башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев