Югары Шепкәдә Марат Хуҗин сайлауларга гармун белән килде
Бүген Татарстан Рәисен һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлаулар башланды.
Югары Шепкәдә беренче булып сайлауга Марат Хуҗин белән авылның ветераннар советы рәисе, педагогик хезмәт ветераны Ризалия Салаватова килде. Ризалия апа ел да сайлауларда иртән үк үз тавышын бирә. Быел ул сайлауга оныгы Амалияне дә ияртеп килде.
"Тиздән оныгым да балигълык яшенә җитеп, үз тавышын бирә алачак. Шуңа күрә бүгеннән үк әлеге вакыйганың никадәр зур әһәмияткә ия булуын тоеп үссен", - ди Ризалия апа.

Марат абый сайлауларга гармуны белән килеп, бәйрәм төсе өстәде. Беренче булып сайлаучыга бүләк бирелде.
1469нчы сайлау участогы Югары Шепкә мәдәният йортында урнашкан.
-Сайлаулар Россия гимны яңгырау белән башланды. Бездә халык бик актив. Иртән үк атив рәвештә килә башладылар, сайлыйлар, бер-берсе белән күрешәләр, хәл-әхвәлләрен белешәләр. Сайлауга килүчеләргә махсус махсус беләзекләр бирәбез, алар белән мәдәни һәм спорт учреждениеләрендә бушлай төрле чаралар карарга мөмкинлек бар, - ди комиссия әгъзалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев