Юбилеен көр күңел белән каршылады
Яңалыклар

Юбилеен көр күңел белән каршылады

19 декабрьдә Зәйдә яшәүче Нина Коронова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аның балачагын,  миллионнарча совет балаларыныкы кебек, сугыш урлаган. Илгә фашист илбасарлары басып кергәндә, Нина Коронова яхшы укуы өчен пионер лагеренда ял итә торган була, аларны тиз арада өйләренә тараталар. Нәкъ менә шул мизгелдән аның һәм яшьтәшләре өчен тылда өлкәннәрчә тормыш башлана.    

“Ирләр барысы да фронтка киттеләр. Урта Баграж авылында картлар, хатын-кызлар һәм без – балалар калдык. Бөтен эш безнең җилкәдә. Кышын урманда бил тиңентен карда утын кистек. Җәй көне иксез-чиксез кырларда чүп  утау, урып-җыю эшләре... Ә туклану үлән һәм черегән бәрәңгедән “баланда” булды.  Ләкин ничек кенә авыр булса да, мин үзебезнең кордашлар белән горурланам. Ачлыкны һәм салкынны җиңеп, төшенкелеккә бирелмичә, фронт өчен барысын да эшләдек”, – дип акрын гына искә ала үткән гомерен мөхтәрәм зат.

Аның хатирәләрендә иң шатлыклы көн, әлбәттә, Җиңү көне. Истә калган мизгелләрне сөйләгәндә дә ул күз яшьләре аша искә ала. 

Тумышы белән Урта Баграждан булган Нина Михайловна сугыштан соңгы елларда да актив хезмәттә, җәмәгать эшендә була. Ул сатучы да, пионервожатый да, секретарь-машинистка да булып эшли. Ә кияүгә чыккач, алар тормыш иптәше Мануил Андреянович белән  Зәйгә күченәләр. Нина Коронова  ике дистә елга якын ГРЭСта компрессор җайланмалары машинисты булып эшли. Зәйдә  алар Мануил Андреянович белән бергә дүрт бала үстереп, ныклы нигез булдыралар. Кызганыч, инде гомер юлдашы вафат булган. Бүген тыл ветераны кызы Людмиланың кайгыртучан гаиләсендә яши. Ул – алты онык һәм сигез оныкчыкның яраткан әбисе.

“Әниебез – оптимист.  Шат күңелле, аралашучан. Ул һәрвакыт өй эшләрен кайгырта: эрли, бәйли, чигү  чигә. Һәм хәзер 95 яшендә дә ул безгә киңәшләре белән ярдәм итә.  Аның тормыш тәҗрибәсе һәм зирәклеге безнең өчен бәһасез. Мөһим мәсьәләләрдә, авыр минутларда без һәрвакыт аның белән киңәшләшәбез. Аның яхшылыкка һәм гаять зур тәҗрибәгә нигезләнгән киңәше бөтен гаилә өчен юл күрсәтүче йолдыз кебек”, – ди Нина Коронова  әлегә кадәр газета укырга ярата, телевизор карый, зарядка ясый. Аның хезмәт авырлыгы белән чыныккан куллары хәзер онык-ларына җылы оекбаш бәйли. Ә олы, кайгыртучан йөрәге бөтен зур гаиләне җылыта һәм берләштерә.  

Юбилее уңаеннан аны өйләренә килеп район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова һәм мәдәният идарәсенең автоклуб хезмәткәрләре тәбрикләде, матур җырлар, шигырьләр бүләк иттеләр. Нина Михайловнага чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел җылысы һәм тыныч, кояшлы көннәр телибез.


Нет комментариев