Иске Зәйдә яшәүчеләр тракторчыга рәхмәт әйтә
Валентин Семенов «Благострой» ҖЧШендә 2016 елның октябреннән эшли.
«Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова Иске Зәйдә яшәүчеләр исеменнән тракторчы Валентин Ефимовичка бистәне кардан сыйфатлы чистартулары өчен рәхмәт белдерде.
Әгәр буран яки кар яуса, Валентин Семенов һәм аның хезмәттәшләренең эш сменасы төнге сәгать бердән башлана. Беренче эш итеп шәһәребезнең үзәк юллары, юл чатлары чистартыла. Иртәнге машиналар агымына кадәр карны чистартып өлгерергә кирәк. Әлбәттә, моның өчен шактый вакыт кирәк, 5 минут эчендә генә төне буе яуган карны чистартып булмый.
— Иске Зәй урамнарын чистарту Валентин Ефимович җаваплылыгында. Юлларны кардан чистарту җиңел эш кебек тоела. Бер урамга кимендә ике тапкыр керергә туры килә, өстәвенә, юлда калдырган фураларны һәм җиңел машиналарны әйләнеп үтәргә кирәк. Кыш көне Валентин Семенов Иске Зәй буйлап бер сменада 70-80 километр юл эшкәртә. Ә бит аның «МТЗ-82» тракторының максималь тизлеге нибары 34,3 км/сәгать. Эшендә тоткарлыклар да еш була, бигрәк тә көчле кар яуган вакытта, — дип сөйли Светлана Долгова.
Валентин Семенов «Благострой» ҖЧШендә сигез ел эшли. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эш темпын күпләр күтәрә алмый. Валентинны өендә ныклы, ышанычлы тыл — хатыны һәм өч баласы көтә.
— Валентин Ефимовичка актив тормыш позициясе, ярдәмчел булуы һәм аңлавы өчен рәхмәт белдереп, к иләчәктә дә энтузиазм белән эшләвен телибез, — ди Светлана Ивановна.
Фото «Мәктәп» үзидарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев