Иске Зәй яшьләр үзәгендә окоп шәме ясыйлар
Иске Зәй яшьләр үзәгендә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясауны дәвам итәләр.
Әлеге шәмнәр районнан җибәрелә торган гуманитар ярдәм составында озатыла.
Окоп шәмнәре ярдәмендә хәрбиләр ашарга әзерли, аның янында җылына, вак-төяк әйберләрне, аяк киемнәрен киптерә, землянка һәм окопларны яктырта ала. Аңа күп урын да кирәкми. Әгәр дә ул шәмне окопта кечкенә чокырга куйсаң, ут тышкы якка күренмәячәк.
«Окоп шәмнәре ясап, без хәрбиләребезгә ярдәм итеп кенә калмыйбыз, ә яшьләр арасында бердәмлекне дә ныгытабыз», — ди окоп шәмнәре ясаучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев