25 майда Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Йөгерүче китап -2026» Бөтенроссия интеллектуаль чарасы кысаларында кичә үтте.
Бөтенроссия Китапханәләр көненә һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган бу чара чын мәгънәсендә белем һәм дуслык бәйрәменә әверелде.
«Книгобежцы» китапханәчеләре акциядә катнашучыларның иксез – чиксез илебездә яшәүче халыкларның һәм этник төркемнәрнең күптөрлелеге, Россияне шундый уникаль итә торган телләрнең һәм мәдәниятләрнең байлыгы һәм үзенчәлеге, казанышлары илһамландыра һәм сокландыра торган Россия халыкларының күренекле вәкилләре турындагы белемнәрен тикшерделәр һәм киңәйттеләр.
Ә акциядә катнашучылар - 4нче мәктәпнең 5б сыйныфы укучылары һәм шәһәребез кешеләре булды.
“Мондый чаралар балаларга һәм өлкәннәргә илебезнең мәдәни мирасын яхшырак аңларга һәм бәяләргә ярдәм итә, башка халыкларга карата толерантлык һәм хөрмәт тәрбияли. Барлык катнашучыларга активлыклары, кызыксынучанлыклары һәм яхшы кәефләре өчен рәхмәт. Бу көн чын-чынлап үзенчәлекле булды”, - ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.
Нет комментариев