Имин юллар кагыйдәләрне төгәл үтәүгә бәйле
Яңалыклар

Имин юллар кагыйдәләрне төгәл үтәүгә бәйле

Районда юллардагы һәлакәтләрне булдырмый калу чараларын активлаштыру мәсьәләсе күтәрелде.

Район территориясендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында агымдагы елның 4 ае эчендә юллардагы хәл торышы каралды.

Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев белдерүенчә, җәйге чорда юлларда иминлекнең тәэмин ителеше – көн үзәгендәге мәсьәләләрнең берсе. Статистика буенча бу чорда юл хәрәкәтендә балаларның зыян күрү очраклары артуы игътибарлылыкны арттыруны сорый, дип ассызыклады ул.

Район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин мәгълүматы буенча, агымдагы елның 4 аенда район территориясендәге юлларда барлыгы 131 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 9ында кешеләр тән җәрәхәтләре алган. 9 кеше яраланган, 3се үлгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, үлүчеләр саны бергә арткан, яраланучылар саны 7гә азрак.

- Быел безнең хезмәткәрләр юлларда 17 рейд барышында, көчәйтелгән режимда эшләп, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын барладылар. Аларда 695 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Шул исәптән руль артына исерек килеш утыручылар да очрап тора. Дүрт ай эчендә генә дә инспекторлар шундый 7 фактны ачыклады. Ә алкоголь кулланып руль артына утыру – ул әйләнә-тирәдәгеләр өчен беренче чиратта куркыныч. Мондый очракларны булдырмый калуга бердәм тотынганда гына уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Хәтта күршеңнең шундый хәлдә транспорт чарасына утыруына да юл куймаска кирәк. Исерек машина йөртүчеләр турында аноним төстә хәбәрләр бирү дә бик мөһим, - ди Рамил Гарифуллин.

Шулай ук балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре дә борчу тудыра. Быел бер баланың авариядә зыян күрүе билгеле. Хәзер җәйге каникуллар башлану белән юлларда балалар-яшүсмерләрнең велосипед, самокатларда хәрәкәт итүе артачак, киңәшмәдә бу уңайдан ата-аналар җыелышларында балаларның юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен таләп итү соралды.

Моннан тыш, юл өслекләренең тиешле таләпләргә җавап бирмәве дә юл һәлакәтләре килеп чыгуга сәбәп булып тора. Быел шул сәбәпле, инспекторлар 3558 административ хокук бозу беркетмәсе төзегән. Бу уңайдан юлларның торышын махсус комиссия белән карап, кайда нинди төгәлсезлекләр булуын ачыклап, юлларны төзәтү өчен җаваплы оешмаларга чаралар күрү мөһимлеге билгеләнде.

Мәгариф учреждениеләрендә бердәм юл хәрәкәте көнен үткәреп, балаларның кагыйдәләрне төгәл белүләренә, үтәүләренә ирешү максаты куелды. Җәйге чорда балалар ял лагерьларында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү дәресләрен даими үткәрү йөкләнде.


Нет комментариев