Имәнлебашта улы махсус хәрби операциядә катнашучы Нурфия ханым сайлауларда тавыш бирде
Имәнлебаш авылыннан улы махсус хәрби операциядә катнашучы Нурфия Яхина, илләребез тыныч булсын, балаларыбыз исән-сау кайтсыннар, дип теләп, сайлауларда үз гражданлык бурычымны үтәдем, ди.
-Безнең улларыбыз якты киләчәк өчен көрәшә. Без дә гражданлык бурычыбызны үтәргә һәм тавыш бирергә тиеш дип саныйм. Сайлауларга бары бер теләк теләп килдем – ул да булса улларыбызның исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтулары, - ди Нурфия ханым.
Нурфия ханымның улы – район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсендә 17 ел хезмәт куйган Эльвир иптәшләре махсус хәрби операциягә китә башлагач, ил өчен катлаулы вакытта читтә кала алмый. 2023 елның октябрь аенда, Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, Ватаныбыз сагына баса.
Эльвир махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен “Батырлык өчен”, II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен” , “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре белән бүләкләнгән. Лейтенант званиесендә штурм взводы командиры булып хезмәт итә.
Нурфия ханым Имәнлебашта 38 ел китапханәче булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Шул дәвердә һәрвакыт сайлауларда комиссиядә эшләгән. Бүген дә ул – сайлау комиссиясе рәисе урынбасары.
Имәнлебашта 208 сайлаучы исәпләнә. Сайлауларда ике яшь кеше беренче мәртәбә катнаша. Алар – Илзирә Гомәрова, Вильдан Мөхәммәдиев . Иң өлкән сайлаучы – 98 яшьлек Гасимә апа Гайфетдинова. Аны сайлау комиссиясе өенә барып сайлатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев