Яшь зәйлеләр РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовтан Яңа ел бүләкләре алдылар
Яңалыклар

Яшь зәйлеләр РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовтан Яңа ел бүләкләре алдылар

Зәйдә күп балалы һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балалар өчен «Тылсымлы Яңа ел» дигән чын могҗизалы бәйрәм узды.

«Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективы оештырган чара балаларга  елмаю, шатлык һәм Яңа ел могҗизасы тойгысы бүләк итте. 

Кикимора, Убырлы карчык һәм Кыш Бабай катнашындагы театральләштерелгән тамаша балаларны күңелле уеннарга, биюләргә һәм иҗади конкурсларга җәлеп итте. Бәйрәм рухын тудыруда «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары да актив катнашты. 

Кичәнең кульминациясе РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның аерым сюрпризы булды. Аның исеменнән һәр балага искиткеч яңа ел бүләкләре тапшырылды. 

"Мондый бәйрәмнәр — күңел ачу чаралары оештыөу гына түгел, ә безнең уртак җаваплылылыгыбызны күрсәтү дә.  Игътибарга мохтаҗ балаларга яхшылыкка һәм тылсымга ышаныч бүләк итү бик мөһим», — дип билгеләде Олег Морозов.

фотолар үзәктән.  


Нет комментариев