Ярминкәләр дәвам итә
Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештыру дәвам итә. Чираттагы шундый ярминкә 4 октябрьдә иртәнге сәгать 7дә башлана.
Быелгы уңыштан сәүдә итү ярминкәсе инде районыбызда өч тапкыр оештырылды. Халык һәр атна саен аны көтеп ала. Узган шимбәдә - 27 сентябрьдә узганында гына да 2994 мең сумлык 27,6 тонна продукция сатылды, дип хәбәр итәләр авыл хуҗалыгы идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев