Яралы язмышлар
Яңалыклар

Яралы язмышлар

Нәсел агачымның бер тамырын Ничә еллар эзлим. Табар өчен гомерем җитәр микән? Белмим, белмим, белмим... Сәетнәсим абыемның соңгы хаты Сталинград фронтыннан язылган.

«Хәбәрсез югалды» дигән җан өшеткеч хәбәр дә озак көттермәгән. 1943 елның июлендә килгән ул кәгазь өйдәгеләрнең кулларын өткән, өннәрен алган.
Сугыш, аһ, сугыш, сугыш!
Белде микән: намусында
Күпме өзелгән сулыш...
Юк, белмәгәндер. Белсә, бу кадәр үк мәкерле булмас иде. Астыртын Гитлер Германиясенең башкомандованиесе 1941 елның 22 июнендә ял көне иртәсендә 3 сәгать 15 минутта хыянәтчел рәвештә илебездәге тынычлыкны чәлпәрәмә китерә шул. «Барбаросса» планын тормышка ашырырга кузгалып, җиңүгә яшен тизлеге белән ирешергә уйлый. Ә сигез көн элек кенә Көнбатыш матбугатының «Германия СССР чикләрендә үз гаскәрләрен сугышка туплый» дигән хәбәрен безнекеләр кире каккан була. Ике ил арасында 1939 елда төзелгән һөҗүм итмәү турында пакт шулай, көтмәгәндә, үз көчен югалта. 22 июнь көнне үк 1905 – 1918 елларда туган, хәрби хезмәткә яраклы кешеләрне мобилизацияләү турындагы хәбәр халыкка игълан ителә. Указ чыкканчы ук, хәрби комиссариатларга үз ирекләре белән Кораллы Көчләр сафына басарга теләүчеләрдән гаризалар агыла башлый.

1914 елда туган Сәетнәсим абыем да сугышның беренче көннәреннән үк үз теләге белән фронтка китеп бара. Ләкин тиз генә «карчыганың муенын борып кайтырга» тиешле асыл егет Сәетнәсим авыр язмышка дучар ителмәскә тиеш иде. Аңа сугыш кырында үлеп калырга яисә юкка чыгарга ярамый иде. Чөнки аны бер ел элек кенә кавышкан сөйгән яры Газизә көтә иде. Чөнки 1941 елның 7 ноябрендә дөньяга килгән тәүге сабые Әхмәтнәҗипне ул әле кулларына да алып карамаган иде. Чөнки ул төп йорттагы әтисе Бәдретдиннең, әнисе Шәмсисорурның, үзеннән кече ир һәм кыз туганнары Хөдәчтәнең, Габделҗәмилнең, Хәдичәнең зур таянычы иде.

Нишлисең, кеше язмышы белән тираннар идарә иткәч... Нишлисең, оберфашист, орбитадан ычкынып, бөтен дөньяны үзенеке итәргә теләгәч. Нишлисең?!.
Сугыш чыкмаса, Бәдретдинов фамилияле гаярь егет «Югары Чишмә» колхозында алдынгы механизатор булыр иде. Ул әле башка яклары белән дә ачылыр иде. Чөнки безнең нәселнең сөйләме тел бизәкләренә мул булуы белән аерылып торган, безнекеләр җырлы-моңлы да булган. Кызык сүзле Сәетнәсим абый да, берәр эштә сүлпәнлек күрсәтсәләр, сеңелләрен үртәп: «Их, сез – ипи көрәгеннән егылып төшкән бәрәңге дучмаклары», – дип әйтергә яраткан. Бәлки, аны тыңлап үсү әнкәйгә шигырь-бәетләр, мөнәҗәтләр язарга тәэсир иткәндер. Кем белә, аңардан миңа да күчкәндер...

Үзем 1959 елда туган бала булганга, Сәетнәсим абыйны фоторәсемнәрдән генә күреп, әбием сөйләгәннәрдән генә белүем аңлашыладыр. Гаилә архивыбызда аның ике рәсеме саклана. Беренчесе, курсларда укыганда, 1936 елның 11 гыйнварында төшерелгән икәне латин хәрефләре белән язып куелган. Икенчесендә ул – хәрби киемнән. Гарәп хәрефләре белән: «Төштем Алабугада. Сезгә бүләгем», – дип язылган. Трафарет җөмләләре рус телендә, ягъни «Кызыл сугышчыдан сәлам. Көт – кайтам», – диелгән. «Көт – кайтам» дигән җөмләне Сәетнәсим абыем сугышта чагында күп мәртәбәләр кабатлагандыр. «Алла боерса, кайтам!» – димәгәндер инде. Шул сүзләрне пышылдап кына әйткән булса да, һичшиксез, әйләнеп кайткан булыр иде. Әбием эшне башлар алдыннан «Алла боерса»ны, тәмамлагач, «Аллага шөкер»не әйтергә куша иде. Дөрес икән! Их, Сәетнәсим абый, шушы ике сүзне әйтергә оныткансың, ахры...

Сугыш Советлар Союзының бөтен территориясе өчен дә куркыныч булган. 1941 елның көзендә немец авиациясе Казан тимер юлын бомбага тота, Яшел Үзән районындагы Идел күперен юк итәргә маташа. Татарстанга да куркыныч яный. Чуашстан һәм Татарстан территорияләре буйлап ярымбоҗра рәвешендә саклану чиге, ягъни танк үтмәслек тирән чокырлар казыйлар...

Сталинград сугышы дәһшәтле гарасатларның берсе булган. Ул 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам иткән. Нәселебезнең йөрәгенә кызыл хәрефләр белән язылган ул. Дивизияләп-дивизияләп чолганышта калган әсирләрнең ачы язмышлары һәркемнең чәчен агартырлык. Бу фаҗига синең туганыңа кагылса, бигрәк тә... Тарихтан билгеле булганча, Татарстанда төзелгән 147нче укчылар дивизиясе Сталинградны яклаучы, генерал В. И. Чуйков командалык иткән 62нче армия составында авыр сугышларда катнаша. Бу дивизия сугышчылары искиткеч ныклык күрсәтә. Берләшмә дошманга зур зыян китерә, ләкин үзе дә сизелерлек югалтуларга дучар була. Дивизиянең исән калган частьләре август уртасында чолганыштан чыга. 27 сугышчы Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Мөгаен, Сәетнәсим абыем да нәкъ шушы дивизия сугышчысы булгандыр...

Канкойгыч сугыш үз эченә көтелмәгән хәлләрне алган. «Похоронка» шаукымыннан аңына килергә өлгермәгән Газизә җиңгигә икенче яман хәбәр дә килеп ирешкән. Аны әсирлектән Ташлык авылы кешесе Бәгъдәнур абый алып кайткан. Элекке әсир лагерьда Сәетнәсимне күрдем, бик бетеренгән, ябыккан иде, дип сөйләгән. Үз авылларына кияү тиешле Сәетнәсимне ул тиз танып алган. Меңәрләгән кеше арасында мондый очрашулар очраклы булганга, аны могҗиза дип кабул иткәннәр. Немецлар, гадәттә, әсирләрне һөнәрләре буенча бергә җыеп, каядыр алып китә торган булганнар. Берсендә тракторчыларга да саф алдына тезелергә боерык бирелгән. Сәетнәсим абый да иптәшләре янына чыгып баскан. Алар шулай аерылышканнар, бүтән күрешмәгәннәр.
Әбием ягыннан без – мулла нәселе. Ә мулла оныгына әсирлеккә төшәргә ярамаган. Бәдретдин бабамның нахакка төрмәгә кереп чыгуын да өстәсәк, Сәетнәсим абыйны кайтышына нәрсә көткәнен күз алдына китерүе авыр түгел. Чөнки, шушы «титул»ларның һичберсе булмаганда да, совет әсирләре тегермән ташлары арасындагы бөртекләр хәлендә калган. Аларны ике якта да концлагерь көткән. Чөнки 1941 елның 16 августында СССР Югары Хәрби Көчләренең башкомандующие И. В. Сталин «Әсир төшүчеләрне Ватанга хыянәт итүчеләр дип исәпләргә» дигән фәрманга кул куя. Шуңа күрә немец әсирлегеннән азат ителгәннәрне, Сталин боерыгы нигезендә, Германиядән туп-туры Себергә озатканнар. ГУЛАГ тоткынлыгыннан исән калганнары, шәхес культы фаш ителгәннән соң гына, туган якларына әйләнеп кайта алганнар. Кайтуын кайтканнар, ләкин иркен итеп сулыш алырга да куркып яшәгәннәр. Бу яшәү түгел, курка-курка җан асрау булган. Әсирлектән кайтмыйча, чит илдә калучылар нәселенең монда җиде кат тиресен салдырганнар. Безнең Зәй районыннан Бөек Ватан сугышына киткән 12 меңгә якын кешенең ике мең ярымы хәбәрсез югалган. Ул исемлектә әнкәйнең туганы Сәетнәсим абый да бар. Бу – шуның кадәр яралы язмыш дигән сүз инде.

Иренең әсирлек җиле җиңгигә дә кагылган. Авыр сугыш елларында ике тамак ким булыр дип, улын ияртеп, атасы йортына кайтып сыенган Газизә җиңги, каенанасы кайгы хәбәре язылган теге кәгазьне китергәннән соң, Имәнлебашка өй тулы кеше янына яңадан килмәгән. Төп йорттагы үзенең энесе, бер түбә астында төрле фамилия булмый, дигәч, кабат кыз чактагы фамилиясенә күчкән. Ләкин документына «Габидуллина» урынына ялгыш «Гобәйдуллина» дип язып куйганнар. Абыемның каенише фамилияләрдән арына алмаса да, «әсир җизни»дән котылган.

Җиңги үзенекен алмаштырырга мәҗбүр булса да, улын законлы фамилия белән үстергән. Язылышу турындагы таныклыгын ул, иренә тугрылык билгесе итеп, кадерләп саклаган. Исәнме-юкмы икәне тәгаен генә билгеле булмаган ирен Газизә җиңги Бөек Ватан сугышы дүрт елга якын дәвам иткән вакытта гына түгел, ә гомере буе өметләнеп көткән. Шушы өзелмәгән өмет, ышанып көтү аңа алга таба яшәргә көч биргән. Нәсел дәвамчысы, әнисенең терәге Әхмәтнәҗип тә 18 яшькә җиткән. Ләкин... Шатлык белән кайгы гомер-гомергә чиратлашып йөргән, кешене уңнан да, сулдан да сынаган. Фани дөньяның да сират күперләре кылдан нечкә, кылычтан үткен шул... Сынау-сыналу сәгатьләренең дә үз набатлары бар. Болай да бер канаты каерылган тол хатын бер көн эчендә үзенең иң зур байлыгын – улын һәм сәламәтлеген югалткан.

Озын керфекле, өрлектәй егетнең әҗәле судан булган икән. Авылдан ике чакрым ераклыктагы Зәй елгасына балык тотарга 13 апрель көнне бик күпләр барган. Бу көнне туганнан туган Әхмәтнәҗип Бәдретдинов белән Гамил Нәбиуллин дә (әниләре Фатыйма белән Газизә – бертуганнар) чумырып-сосып ала торган, зур чүмеч сыман корал белән балык тотарга төшәләр. Алар өчәү барырга тиеш була, ләкин туганнан туган абыйлары Рафаил Габизовны колхоз рәисе Мәлеков идарәгә чакырта. Ул килмәгәч, өйлә алдыннан егет авылга кайта һәм туганнары янына балыкка төшәргә ниятли.
Иртән Зәйдә боз кузгала. Бозлар елганың борылышында тыгылып, кинәт су арта башлый, елга суы ярларыннан чыга, көчле ташу башлана. Шәңгәлчеләр, кайтышлый, Ташлыкныкыларга ташу кузгалуы турында кисәтәләр. Олыбай белән Киндер күле арасында (Каенлы борылышы тирәсе) дөньяларын онытып балык тотучылар агымның торган саен көчәюенә игътибар итмиләр. Аждаһадай ажгырып килгән су, боз өстенә бик тиз җәелеп, ярга да менеп китә. Су, зур тизлектә арта барып, балык тотучыларны коры җирдән аера. Арадан кайберләре, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, тиз генә йөзеп чыгалар. Гани Гыйльманов су эчендә калганнарны ачулана, тизрәк ярга чыгарга боера, йөзеп чыкканнарны каршы алып тора. Ләкин Әхмәтнәҗип белән Гамил, көчле агым аркылы чыга алмыйча, тал төбендәге кар өеме өстендә калырга мәҗбүр булалар. Гани аларга йөзеп чыгарга куша.

Рухия Ахунҗанова

(Дәвамы бар)


Нет комментариев