Яңа погоннар – яңа бурычлар
Зәйнең махсус хәрби операция ветераннары офицер званиеләре алдылар.
Махсус хәрби операция ветераннары Георгий Борисов һәм Виталий Медведев авыр җәрәхәтләр алуга карамастан, тыныч тормышка кайткач та Ватанга хезмәт итүләрен дәвам иттеләр. Күптән түгел аларга яңа хәрби дәрәҗәләр бирелде.
Ике герой да бүген Зәй хәрби комиссариатында белгеч-эксперт булып хезмәт итә, аларның хәрби тәҗрибәсе яшьләрне үз Ватанының лаеклы уллары, ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләүдә җитәрлек.
Георгий Борисов беренчеләрдән булып 2022 елның 26 сентябрендә - мобилизациянең беренче көннәреннән, Ватан чакыруына җавап биреп, илебезне сакларга китә. 10 гыйнварда ул авыр яралана һәм бер аягын өздерә. Яу кырында күрсәткән каһарманлыгы өчен ул югары дәүләт бүләге – Батырлык орденына лаек булды. Хәзер аңа өлкән лейтенант дәрәҗәсе бирелде.
Виталий Медведевның хезмәте 2018 елда ук башлана. Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәндә Виталий 2023 елда Донецк Халык Республикасына командировкага җибәрелә. Махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлеге өчен II дәрәҗә «Кыюлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Егеткә яу кырында күп тапкырлар сугышчан иптәшләрен коткарырга туры килгән. 2024 елда ул каты яраланып, аягын өздерә. Озак вакытлы тернәкләнү аша уза. Аңа кече лейтенант исеме бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев