Якташыбыз Динә өчен җан атабыз
Яңалыклар

Якташыбыз Динә өчен җан атабыз

Казанда фигуралы шуу буенча Россия Гран-при ярышларының чираттагы этабы бара.

Зәй районы Аксар авылы кызы Динә Хөснетдинова фигуралы шуу буенча Казанда үтә торган Россия Гран-при ярышларының өченче этабында, бүген кыска программаны искиткеч башкарып беренче урын алды.
Якташыбызны котлыйбыз!
Иртәгә ирекле программасын да уңышлы башкаруын түземсезлек белән көтәбез.
Афәрин, Динә!

автор фотосы


Нет комментариев