Грэслылардан бүләк
Яңалыклар

Грэслылардан бүләк

Яңа ел бәйрәме якынлашу һәм энергетикларның һөнәри бәйрәме уңаеннан ГРЭС коллективы шәһәрнең белем бирү учакларына бүләкләр ясады.

Барлык мәктәпләр һәм политехник көллият директорларына станция күренешләре төшерелгән корпоратив стена сәгатьләре тапшырылды.

Бу бүләкләрнең мәгънәсе тирән. Зәй ГРЭСы – шәһәр төзелешендә зур роль уйнаучы предприятие. Һәм бу сәгатьләрдәге вакыт – ул безнең данлы үткәнебез һәм иҗади киләчәгебез, энергетикларның барлык буыннары элемтәсе чагылышы.

Боларга өстәп,  директор урынбасары Рамил Галиуллин һәм профсоюз рәисе Андрей Алчин Бөек Ватан сугышы ветераны, Россиянең Мактаулы энергетигы Леонид Яковлевич Мачтаков янына бардылар. Шәһәрнең һәм республиканың иң өлкән энергетигына истәлекле бүләк —  телевизор тапшырылды.

фотолар ГРЭС телеграмм каналыннан


Нет комментариев