Гадәттән тыш хәлләр белгечләре татарстанлыларга  салкыннарда куркынычсызлык чаралары турында искәртте
Яңалыклар

Гадәттән тыш хәлләр белгечләре татарстанлыларга салкыннарда куркынычсызлык чаралары турында искәртте

Бүген төнлә һәм 16 гыйнварда иртән Татарстанда көчле салкын фаразлана - температура -27 ка кадәр төшәргә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш дирекциясе  мондый салкыннарда янгыннар һәм аварияләр куркынычы арта.

Алар халыкка  куркынычсызлык кагыйдәләрен  искә төшерәләр:

- ватык мичләрдән файдаланмаска;
- кулдан ясалган җылыткычларны кабызмаска;
- эшли торган мичләрне һәм электр җылыткычларны караусыз калдырмаска һәм аларны балаларга күзәтергә кушмаска.

Татарстанлыларга җылыту приборларына игътибарлы булырга һәм көчле суыклар вакытында урамда булу вакытын мөмкин кадәр чикләргә киңәш итәләр.

Чыганак: татар-информ


Нет комментариев