Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Электрон хезмәт – уңайлы

Бүген бөтен дөньяны яулап алган цифрлы тормыш халыкны күп кенә мәшәкатьләрдән арындырырга ярдәм итә.

Халыкка уңайлы булсын өчен хезмәтләрнең күбесе электрон рәвештә күрсәтелә. Әңгәмәбез район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Розалия Архипова белән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон форматка күчерү турында.

-Розалия Марселевна, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә 2023 елның 1 гыйнварына массакүләм социаль әһәмиятле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон форматка күчерүне тәэмин итәргә кушты. Бу практикада ничек тормышка ашырыла?

- 2020 елның 9 сентябрендә хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенә тиешле йөкләмәләр бирелде. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон форматка күчерү хакимиятне ачык һәм мобиль итә. Цифрлы трансформация дәүләт идарәсен гражданнар өчен дә, бизнес өчен дә мөмкин булган максималь ачыклык дәрәҗәсенә чыгарырга мөмкинлек бирә. Пандемия чорында ул гражданнарның һәм дәүләтнең үзара эшчәнлеге мәсьәләләрен дистанцион форматта уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирде. Аның үсеше дәвам итә.

2023 елның 1 июленнән Россиядә махсус платформа эшли башларга тиеш, ул төбәкләргә һәм муниципалитетларга үз хезмәтләрен күрсәтүне һәм электрон форматка күчерүне җиңеләйтәчәк. Мондый платформаны булдыру һәм эшләтеп җибәрү турында карарны РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалады.
Сүз дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (сервислар) күрсәтүнең бердәм системасын булдыру турында бара – махсус программа чишелеше, ул техник яктан федерация субъектларына һәм муниципалитетларга бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан килгән гражданнарның гаризаларын эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кергәндә мобиль җайланмалар һәм компьютерлар кулланганда кулланучыларга шәхси мәгълүматны саклау гарантияләнә.

- Интернет, компьютерлар һәм мобиль җайланмалар кулланмаган гражданнарга нәрсә эшләргә?

-Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон форматка күчерү элекке формадан тулысынча баш тартуны күздә тотмый. Барлык хезмәтләр дә элеккечә дәүләт учреждениеләре, муниципаль район башкарма комитетына, күпфункцияле үзәккә, шулай ук Югары Шепкә һәм Аксар авыл җирлекләре күпфункцияле үзәкләренә шәхси мөрәҗәгать иткәндә күрсәтелә.

- Муниципаль районда бу юнәлештә нинди чаралар күрелә?

-Дәүләт һәм муниципаль органнар эшчәнлегенең ачыклыгын, халык өчен уңайлылыгын тәэмин итү кысаларында Зәй шәһәрендә Автозавод урамы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан күпфункцияле үзәк эшли. Күпфункцияле үзәктә “Росреестр”ның федераль кадастр палатасы, Росреестр идарәсе, эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе, Россия Пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәсе, муниципаль органнар һәм башка хезмәтләрне алырга мөмкин.

Районда электрон рәвештә барлыгы 35 дәүләт һәм 70 муниципаль хезмәт күрсәтелә. Халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан күпфункцияле үзәк эшенең яңа уңайлы графигы билгеләнде, залда үзәк хезмәткәре дежур тора, ул үзәккә килүчеләргә консультация ярдәме күрсәтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев