«ЭКОяз» бәйгесе башлана
Яңалыклар

«ЭКОяз» бәйгесе башлана

1 апрельдән Татарстанда «ЭКОяз» традицион республика конкурсы старт ала.

Узган елдагы кебек үк, конкурс экологик квест формасында уздырыла, аның биремнәре атна саен үзгәрәчәк. Быел «ЭКОяз» Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Конкурста катнашу өчен атналык чараларны калдырмаска, «ЭКОяз» дагы постларны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битегездә урнаштырырга кирәк. Ә хисапны әлеге электрон почтага җибәрә бару шарт: Eco.pros@tatar.ru.

Җиңүчеләрне дипломнар, бүләкләр көтә. Тулырак әлеге рәсми сайтта таныша аласыз: 2025 eco.tatarstan.ru

 


Нет комментариев