Дәүләт хезмәтләре аша кайбер документларны кабул итүдә яңалыклар
Яңалыклар

Дәүләт хезмәтләре аша кайбер документларны кабул итүдә яңалыклар

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 2025 елның 15 декабреннән «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» бүлекчәләрендә гражданнардан «социаль контракт» төзүгә, «Хезмәт ветераны» исеме бирүгә, Россия Федерациясендә күпбалалы гаилә статусын раслый торган таныклык бирүгә гаризалар кабул итү яңадан башланды.

 Ә 2026 елның гыйнварыннан пенсионерларның аерым категорияләрен ташламалы шартларда шифаханә-курортта дәвалануга юллама алу өчен исәпкә куюга гаризалар кабул итү оештырылачак.  Күпфункцияле үзәкнең якындагы бүлеге эш графигы турында тулырак мәгълүматны  кайнар линия телефоны буенча: 8-843-222-06-20 белергә була.

Өстәмә рәвештә Министрлык әлеге хезмәтләргә гаризаларны шул исәптән Россия Федерациясенең бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр  порталы аша электрон рәвештә дә бирергә мөмкин булуын искәртә.


 


Нет комментариев