«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» фоңды Зәй бүлекчәсе җитәкчесе Вадим Иванов һәм Зәй районы буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Федор Алексеев «Зәй-информ» хезмәткәрләренә юл-транспорт травматизмын булдырмауга юнәлтелгән профилактик эшчәнлек өчен рәхмәт белдерделәр.
Алар хезмәткәрләргә балаларның юл-транспорт һәләкәтләренә юлыкмавын һәм районда юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга юнәлдерелгән чараларны мәгълүмати яктырткан өчен Рәхмәт хатлары тапшырдылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Нет комментариев