Россиядә дача участокларында шашлык пешерергә яратучылар өчен яңа кисәтү бар.
Мәскәү өлкәсе Думасы вәкиле Владимир Шапкин белдерүенчә, мангалны дөрес урнаштырмау 15 мең сумга кадәр штрафка китерергә мөмкин. Ә инде саксызлык нәтиҗәсендә янгын чыга калса, штраф күләме 50 мең сумга кадәр арта.
Кагыйдәләр буенча: шашлыкны бары тик металл яки кирпеч мангалда, махсус мичтә яки җиһазландырылган барбекю зонасында гына пешерергә ярый; мангал белән иң якындагы корылма арасында кимендә 5 метр ара булырга тиеш; янәшәдә һәрвакыт су яки янгын сүндергеч булуы мәҗбүри.
Белгечләр искәртә: гади иминлек кагыйдәләрен үтәү сезне штрафлардан гына түгел, ә җитди бәла-казалардан да саклый.
Шуңа күрә табигать кочагында ял иткәндә дә сак булырга онытмагыз — шашлык тәмле булсын, ә ял тыныч үтсен!
Чыганак: Шәһри Казан
Нет комментариев