Армиядә хезмәт итү – ир-егет өчен олы дәрәҗә. Патриотик тәрбия кечкенәдән бирелә. Ә аның орлыкларын нигездә баласына үзе дә кайчандыр солдат булган әти кеше сала. Чыбыклы авылыннан Илнур Кәлимуллинның исә әтисе генә түгел, ике абыйсы да хәрби хезмәттә булган. Шуңа күрә армиягә бармау турындагы уй Илнурның күңеленә дә кереп карамаган.
Илнур армиягә киткәнче, Зәй политехник колледжында эретеп ябыштыручы белгече ала. Аннан хәрби комиссариат аша С категорияле машина йөртүчегә укый. Хәрби хезмәткә үзе теләп узган язгы чакырылышта 16 июньдә китә.
Егет Әстерхан өлкәсендә әзерлек курслары үткәннән соң, бүгенге көндә Ватан алдындагы изге бурычын Тверь өлкәсенең Бологое шәһәрендә стратегик ракета гаскәрләрендә өлкән механик-машина йөртүче булып хезмәт итә.
-Улым белән атнага бер сөйләшеп торабыз. Хезмәтеннән бер дә зарланмый. Илнурның ике абыйсы да үзләренең Ватан алдында изге бурычларын үтәп кайттылар, - дип сөенә әнисе Гөлнара ханым.
Әлбәттә, әти-әнисе, якыннары солдатны сагыналар, аның кайтыр көннәрен санап көтәләр.
-Улларыбыз кечкенәдән армиядә хезмәт итәргә әзер булып үстеләр, спортны яраттылар. Без улларыбыз белән бик тә горурланабыз. Безнең теләгебез - барлык егетләр дә унышлы хезмәт итеп, туган якларына, әти-әниләре, якыннары янәшәсенә исән-сау кайтсыннар,- ди әтисе Әкрәм абый.
Фото гаилә архивыннан.
Нет комментариев