Күчмә музей хәрби хәрәкәтләр һәм запастагы чик буе гаскәрләре ветераннары, гомумән, Ватан сакчылары батырлыгына багышланган.
Республика буйлап хәрәкәт итүче “Чик сагында. Бөек Ватан сугышы чоры” дип исемләнгән күчмә музей “Без бергә” педагогик-психологик үзәгендә 22-27 декабрьдә эшли.
Әлеге музей Татарстан Рәисе Рөстәм Миннеханов ярдәме – гранты белән булдырылган.
Музейда Бөек Ватан сугышында кулланылган корал, Россия чик буе гаскәрләренең формасы модельләре, амуниция, немецлар кораллары үрнәкләре һәм башкалар урын алган.
– Бу проект яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә, тарихи хәтерне саклауга, үсеп килүче буынның Ватан тарихына хөрмәтен һәм кызыксынуын формалаштыруга юнәлдерелгән. Музей – экспонатларны саклау урыны гына түгел, буыннарны бәйләүче күпер дә. Монда килгән укучылар, балалар запастагы чик сакчылары белән очраша, аралаша, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала. Без теләгән һәр кешене музей экспонатлары белән танышырга чакырабыз, – ди район чик сакчылары җәмгыяте рәисе урынбасары Петр Князев.
Моңа кадәр оештырылган күчмә музей гражданнар сугышы чорына багышланган булган, хәзергесе Бөек Ватан сугышы елларын үз эченә ала, алдагысын әфган сугышына багышларга телиләр.
Зөлфия Җамалиева – күчмә музейны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе.
– Минем тормыш иптәшем Алмаз 1984-1986 елларда Әфганстанда чик сакчысы булып хезмәт итте. Мин аның белән горурланам һәм һәр эшендә ярдәм итәргә тырышам. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итү җиңел түгеллеген беләбез. Илебезнең чик сакчылары Бөек Ватан сугышы башлангач беренче һөҗүмне үзләренә кабул итеп, аннан соңгы илебезгә куркыныч янаган чорларда да ил чикләрен, ил иминлеген саклап батырларча көрәшкәннәр, бүген дә үз постларында уяу торалар, – ди ул.
Күчмә музей эшли башлаган көнне үзәккә 2нче мәктәпнең VI сыйныф укучылары, “Теремкәй” бакчасы балалары килде. Алар экспонатларны кызыксынып күзәттеләр, малайлар бигрәк тә кораллар, пистолет, пулеметлар яныннан китмәде, аларны кулларына тотып фотога да төштеләр, чик сакчылары абыйлары белән аралаштылар.
Чик сакчылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча да зур эш алып бара.
– Мин хәрби хезмәтне төньяк-көнбатыш чик округында уздым. Чик сакчылары арасында дуслык көчле. Бүгенге илебез сагында торучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итеп киләбез. Акчалата да, кирәкле әйберләрне дә җибәрәбез. Ә менә мондый күргәзмәләр үткәнгә алып кайта, хезмәт иткән еллар искә төшә, – диде Виктор Борисов.
“Без бергә” үзәгендә күчмә музейның соңгы эшләү көне – 27 декабрь. Оештыручылар эштә булучылар да музей экспонатлары белән таныша алсын өчен шимбә көнен дә керткәннәр.
автор фотосы
Нет комментариев