Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул - армия сафларында хезмәт итү.
Бүгенге көндә чакырылыш буенча хәрби хезмәтне үтәүче егетләр арасында Бура-Киртә авылы егетләре дә бар. Ислам Рәхимов Свердловск өлкәсенең Елань шәһәрендә хәрби бурычын үти.
Ислам туган авылы мәктәбендә башлангыч, Кадердә тугыз класс белем алып, Чаллыда һөнәри уку йортында эретеп ябыштыручы белгечлеген үзләштерә. Егет кечкенәдән үк ныклы бәдәнле, тырыш булып үсә. Ул узган көзге чакырылышта 16 октябрьдә армиягә китә. Кыска гына вакыт эчендә үзен яхшы яктан гына күрсәтеп өлгергән. Озакламый Исламны башка урынга күчерәчәкләр. Ул хәрби хезмәтеннән зарланмый, ашау әйбәт, иптәшләрем яхшы, ди.
“Без Ватаныбыз сагында торучы оныгым белән горурланабыз. Исән-сау хезмәт итеп, бәхет-тәүфыйгы, киң ризыклары белән кайтсыннар барлык егетләребез дә дип көтәбез”, - ди әбисе, Бура-Киртә авылы абыстае Халидә апа.
Фото гаилә архивыннан.
Нет комментариев