Бүген – Россия көне
Россия көне – Россия Федерациясенең яңа тарихын һәм дәүләтчелеген билгеләгән төп бәйрәме.
Тарих битләренә күз салсак, бәйрәм буларак ул 1992 елдан бирле үткәрелә башлый. Чөнки ул елның 11 июнендә Россия Федерациясе Югары Советы тарафыннан “Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне” карарына кул куела.
1998 елдан Президент Борис Ельцин бәйрәмне Россия көне дип атарга тәкъдим итә. Бу атама 2002 елдан рәсми кабул ителгән.
Россия көнен ил күләмендә күп чаралар белән билгеләп үтәләр. Зәйдә дә төрле кызыклы очрашулар, кичәләр узачак. Бу көнне сәгать 18дә “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда 14 яше тулган Россия гражданиннарына паспортлар тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев