Сөббух Рәфыйков - Зәй җиренә 14 ел гомерен багышлаган күренекле язучы.
Аның иң матур әсәрләре нәкъ менә биредә туган. Сөббух Рәфыйков язучы буларак киң җәмәгатчелеккә «Беренче яз» (1958) романы белән таныла. Аның «Авыл иртәсе», «Тын елга буенда» исемле романнары да укучылар тарафыннан яхшы кабул ителә. Бу әсәрләр Зәйдә вакытта язылган. «Тын елга буенда» исемле романы исә Зәй энегетикләрына, ГРЭС төзелешенә багышланган. Шуңа да без – зәйлеләр язучыны аеруча якын итәбез. Аның исеме белән безнең үзәк китапханә аталды, иҗат кешеләренә бирелә торган махсус премия дә Сөббух Рәфыйков исемен йөртә.
Сөббух Рәфыйковның 1913 елның 15 июлендә хәзерге Сарман районының Нөркәй авылында туа. Ул журналистлык эшчәнлеге белән 1931 елдан шөгыльләнә башлый. Сарман районы, республика газеталарында эшли. Читтән торып Казан дәүләт педагогика институтының тел-әдәбият бүлеген тәмамлый. Билгеле булганча, язучы репрессия корбаны. Сөббух Рәфыйков 1938 елның 12 маенда 10 елга ирегеннән һәм тагын 5 елга хокукларыннан мәхрүм ителә. 1957 елда исә яңадан Татарстанга кайта һәм озак еллар «Социалистик Татарстан» газетасының башта Зәй төбәгендәге үз хәбәрчесе, аннары штаттан тыш хәбәрчесе булып эшли.
Нет комментариев