«Бөртеккәй» бакчасында Халыкара китап бүләк итү көнен билгеләп үттеләр
14 февраль — Халыкара китап бүләк итү көне. Бу — китап укуга һәм китапларга мәхәббәт тәрбияләү өчен оештырылган бәйрәм.
Кәгазь китапның актуаль бүләк булып калуын һәм хәтта технологияләр гасырында да кыйммәтен югалтмавын күрсәтү, балаларга аңлату максатыннан оештырылды җылы эчтәлекле кичә.
Китап укыганда балалар якыннарына булган мәхәббәтнең, чын дуслыкның кадерен белергә , яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнәләр. «Бөртеккәй» балалар бакчасы да бу бәйрәмнән читтә кала алмады. Алар бергәләп «Китаплар бүләк итегез» дигән акция уздырды. Балалар янына кунакка шәһәр китапханәсеннән китапханәче Эльвира Архипова килде. Ул балаларга үзенең эше, китапларны ярату һәм саклауның мөһимлеге турында сөйләде. Эльвира Сергеевна һәм «Завод» үзидарәсе рәисе Нина Кузнецова балалар бакчасының «Играполис» китапханәсен кызыклы, матур китаплар белән тулыландырдылар. Балалар яңа китаплар алуга бик сөенделәр.
фотолар балалар бакчасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев