Борис Шабанов: «Диспансеризация үпкә яман шешен иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеге бирә»
Яңалыклар

Борис Шабанов: «Диспансеризация үпкә яман шешен иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеге бирә»

26 июньнән 2 июльгә кадәр РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы үпкә рагын профилактикалау атналыгы игълан итте. Кызганычка каршы, бу авыру районыбызны да читләтеп үтми. Ир-атларда үпкә рагы хатын-кызларга караганда ешрак очрый. Үпкә яман шешенең сәбәпләре нинди, авыру ничек уза һәм үзеңне ничек сакларга кирәк? Бу турыда район үзәк дәваханәсе онкологы, табиб-хирург Борис Шабанов сөйли.

— Онкология авырулары арасында беренче урында эчәк рагы тора, үпкә яман шеше дә сирәк очрый торган авырулардан түгел. Бу диагноз куелучылар арасында ирләр дә, хатын-кызлар да бар.

Үпкә рагыннан ничек сакланырга соң? Беренчедән, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, барлык начар гадәтләрдән баш тарту, бигрәк тә тәмәке тартмау мөһим. Куркыныч зонасына электрон тәмәке тартучылар да керә. Тәмәке тарту үпкә яман шеше үсешен 15 мәртәбә арттыра. Икенчедән, зарарлы эш һәм яшәү шартлары да авыру килеп чыгуда сәбәп булып тора, мәсәлән, тузан күп җыелган, буяу исе булган бүлмәләрдә озак торырга ярамый. Гади генә итеп әйткәндә, үпкәләрне саклар өчен зарарлы матдәләрне сулаудан сакланырга кирәк.

Өченчедән, организмның сигналларын тыңларга кирәк. Сулыш алу кыенлашу һәм кешеләр гадәти салкын тию нәтиҗәсе дип кабул итә торган ютәл — табибка күренү өчен сәбәпләрнең берсе. Башка симптомнар арасында тамакның даими карлыгуы, муен һәм битнең шешенүе, тын бетү, сулаганда күкрәктә барлык¬ка килгән авырту, төнлә тирләү һәм авырлыкның кинәт кимүен атап үтәргә мөмкин.

Күпчелек очракта онкология авырулары иртә стадиядә симптомсыз уза. Шуңа күрә диспансеризация үтүне игътибарсыз калдырырга ярамый. Ел саен да иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә.


Нет комментариев