Яңалыклар

Татарстанда узган атнада тугыз кеше алкогольдән агуланган

22-28 июнь аралыгында Татарстанда химик этиологияле кискен агулануның 58 очрагы теркәлгән. Бу хакта республиканың Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итә.

Зыян күрүчеләрнең 57 проценты — ир-атлар, 43 проценты — хатын-кызлар. Очракларның 14 проценты балаларга туры килә — алар олыларның игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә төрле матдәләрне ялгыш кулланып агуланган. Тагын 7 процент очрак үсмерләр арасында теркәлгән.

Хисап чорында алкоголь һәм спиртлы сыеклыклар белән агулануның тугыз очрагы ачыкланган. Бу очракларда спиртлы эчемлекләрнең кайдан сатып алынуын ачыклап булмаган.

Максатчан агулануларның 73 проценты исерткеч халәткә ирешү өчен төрле матдәләр куллану белән бәйле булса, 27 проценты үз-үзенә кул салырга омтылу очракларына туры килә.

Чыганак: Новости Татарстана 

 


Нет комментариев