Батырлык ордены белән бүләкләнгән махсус хәрби операция ветераны Георгий Борисов үз тавышын бирде
Яңалыклар

Батырлык ордены белән бүләкләнгән махсус хәрби операция ветераны Георгий Борисов үз тавышын бирде

Махсус хәрби операциядә катнашып, Батырлык ордены белән бүләкләнгән Зәй егете, хәрби комиссариатның өлкән эксперт белгече Георгий Борисов бүген сайлауларда катнашты.

Георгий Михайлович физкультура-сәламәтләндерү комплексында урнашкан 1444нче сайлау участогында үз тавышын бирде.

 Георгий Борисов  өлешчә мобилизация игълан ителүнең беренче көннәреннән Ватан иминлеген сакларга китте. Хәрби юнәлештә ныклы тәҗрибәсе бар, армия хезмәтенә чакырылгач, ярты елдан соң контракт буенча хезмәт итүен дәвам иткән. Осетиядә “кайнар нокта”да хезмәт итәргә туры килгән. Хәрби хәрәкәтләр ветераны.  Беренчеләрдән булып менә шундыйлар мобилизацияләнде дә инде.

 Георгий  Михайлович бер һөҗүм вакытында  каты яраланып, аягын өздерә. 2023 елның 18 июнендә Россиянең элекке оборона министры Сергей Шойгу  аңа Батырлык ордены тапшырды.

Бүген, тыныч тормышка кайткач, Георгий Борисов Ватанга  гражданлык өлкәсендә хезмәт итүен дәвам итә. Ул Зәй хәрби комиссариатында өлкән белгеч-эксперт булып эшли, анда иң мөһим юнәлеш – яшьләрне патриотик тәрбияләүне җитәкли. Ветеран даими рәвештә мәктәп укучылары һәм студентлар белән очраша, аларга Ватанга булган чын мәхәббәте һәм аның алдындагы бурычы турында сөйли.

"Мин ил куркыныч астында булганда читтә кала алмадым һәм бүген дә читтә кала алмыйм. Сайлауларда катнашу – һәр гражданның шундый ук бурычы. Безнең районның һәм республиканың киләчәге һәркемнең тавышына бәйле икәнен үз үрнәгең белән күрсәтү мөһим", - дип уртаклашты Георгий Борисов бюллетеньне тавыш бирү әрҗәсенә төшергәннән соң.


Нет комментариев