“Баграж буйлары” фольклор ансамбле сайлау участогына җырлап килде
Яңалыклар

“Баграж буйлары” фольклор ансамбле сайлау участогына җырлап килде

«Баграж буйлары» керәшен фольклор ансамбле милли киемнәрдән Сарсаз-Баграж авылы мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына җырлап килеп керде.

Сайлауларга коллективның милли киемнәрдән, гармуннар уйнап, җырлап килүе чараны олы бер бәйрәмгә әверелдерде.

“Баграж буйлары” һәр сайлауда актив һәм үзенчәлекле катнашуы белән аерылып тора.  

Биш ел элек алар сайлауга авылдашларын бизәлгән мини-трактор арбасында җырлап алып килгән иделәр. Узган ел сайлауларга килүчеләрне җырлап каршы алып тордылар. Ансамбль җитәкчесе Алексей Герасимов һәр сайлауда нинди дә булса үзенчәлек кертергә тырыша.
- Балачактан әти-әниләрнең сайлауга йөргәнен карап-күреп үстек. Атларга утырып, урамнарны тутырып, җырлап йөриләр иде сайлауга. Әле дә менә уйлаштык та, сайлауга бәйрәм төсе бирик дип, ансамбль белән килдек. Бәйрәм бит бүген! – ди ансамбльгә йөрүчеләр.

Коллективның сайлауга җырлашып килүе вакыйгага бәйрәм рухы өстәде.

Аннан алар берәм-берәм сайлау участогына кереп, үз тавышларын бирде. Участокта аларны җылы каршы алдылар.

 


Нет комментариев