Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әхмәтнең Сабантуй урынын чыршы агачлары бизәячәк

Авылларны яшелләндерү, агачлар утыртып матурлау матур традициягә әверелеп бара.

Узган ялларда Әхмәт авылында Сабантуй урынын чистартып, чыршы үсентеләре утырттылар.

-Барлыгы 200 төп агач утыртылды. Бу эштә Вениамин Князев башлап, оештырып йөрде. Өмәдә Казаннан якташыбыз, профессор, педагогика фәннәре докторы Рафис Шәймәрданов тормыш иптәше Анастасия ханым белән катнашты.  Өлкәннәр белән балалар да агач утыртырга чыкты. Өмәне оештыручыларга, катнашучыларга зур рәхмәт, - ди Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова.

Кыскасы, бу көнне авыл халкы бердәм булып үзе яшәгән территорияне яшелләндерде.

Фотолар авыл җирлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев