Авылга эшкә кайткан спорт белгеченә 1 миллион сум бирелә
Яңалыклар

Авылга эшкә кайткан спорт белгеченә 1 миллион сум бирелә

Республикада 2026 елдан башлап 50 мең кешегә кадәр яшәүче торак пунктларга эшкә килгән спорт хезмәткәрләренә бер тапкыр 1 миллион сум күләмендә түләү каралган.

ТР Министрлар кабинеты тарафыннан кабул ителгән карар нигезендә, авыл җирлекләрендә һәм кече шәһәрләрдә спорт тармагын үстерү максатыннан яңа ярдәм чарасы гамәлгә куела.  Карарны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Бер тапкыр бирелә торган компенсация күләме – 1 миллион сум. Аны алу өчен гариза бирүче Россия Федерациясе гражданы булырга, югары яки урта һөнәри белемгә ия булырга, салымнар буенча бурычы булмаска һәм спорт оешмасында тулы эш көне шартларында хезмәт килешүе төзергә тиеш.

Гаризалар агымдагы елның 10 сентябреннән дә соңга калмыйча кабул ителәчәк. Министрлык документларны 10 эш көне дәвамында карап, карар чыгара. Уңай хәл ителгән очракта, белгеч, спорт оешмасы һәм министрлык арасында өч яклы килешү төзелә. Килешү нигезендә хезмәткәр кимендә биш ел әлеге вазифада эшләргә тиеш булачак.

Яңа чара кече шәһәрләр һәм авыл җирлекләрендә спорт инфраструктурасын ныгытуга, квалификацияле белгечләрне җәлеп итүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен киңрәк таратуга мөмкинлек бирәчәк. 

Чыганак: Татар-информ. 

 


Нет комментариев