Атна уртасында Татарстанга яңгыр һәм салкыннар киләчәк
Яңалыклар

Атна уртасында Татарстанга яңгыр һәм салкыннар киләчәк

Кайбер районнарда яңгыр явачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.

 

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген +20 градуска кадәр җылы булачак.

5 апрельдә дә көндез 15-20 градус, төнлә 0-5 градус фаразлана. Әмма атмосфера фронты һава торышын үзгәртәчәк: төнлә урыны белән яңгырлар булачак.

Пәнҗешәмбе көнне бераз суытачак, төнлә 0-5 градус, көндез 7-12 градус булачак. Кайбер урыннарда кабат яңгыр ява.

Фаразлауларга караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә явым-төшемнәр бик аз булачак. Һава температурасы төнлә -2дән +3 градуска кадәр, ә көндез 7дән 12 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Фото шәхси архивтан


Нет комментариев