Ат чабышлары – милли бәйрәм бизәге
Зәебездә Сабантуен ат чабышлары ачып җибәрү күпъеллык традиция.
Гадәттәгечә, ул шәһәр ипподромында үтте. Бәйрәмгә ямь өстәп иң элек ярышларга понилар чыкты, аннан соң 6 каршылыкны үтү буенча конкур ярышы оештырылды, ә чабышкылар төрле дистанцияләргә 4 төрле узышларда катнашты.
Быел да һәр ярышка дәрт өстәп, атлар, аларның җайдаклары, хуҗалары турында тулы мәгълүмат бирүне, бу эшнең остасы Илфат Әшрапов алып барды. Ул урыны белән шаяртып та, җитди дә булып, һәр катнашучыны финишка беренче килергә өндәде. Аның белән бергә халык та аһ итте. Берәүләр үзе җан аткан юртакның артта калуына уфтанса, икенчеләр алдан килгәненә сөенде. Җан атып, көч биреп торды тамашачы.
Понилардан узышка Сапфир, Сабрина, Принцесса кушаматлы атлар чыкты. Аларның хуҗасы Ильяс Сабиров. Понилар “Федот” хуҗалыгында тәрбияләнә. Алар арасында беренче урынны - Сапфир алды. Аның жайдагы Виктория Романова.
Ә җитди ярышлар каршылыклар аша сикереп узышу буенча үтте. Диспозиция, Ритмичный кушаматлы атлар Түбән Камадан килдгән фермер Павел Морозныкылар. Аларның җайдаклары Ангелина Фиошина һәм Алина Абдуллина. Мавританка, Вахмистр кушаматлы атлар исә үзебезнең Зәй районы “Федот” хуҗалыгыннан Ильяс Сабировныкылар. Әлеге юртаклар белән Светлана Хрипунова һәм Екатерина Фалеева идарә итә. Мускуллары уйнаклап торган атлар 1 метр биеклектәге 6 каршылыкны үтеп ярыштылар. Нәтиҗәдә җитезлек һәм биремнәрне дөрес үтәү буенча беренче урынны Диспозиция алды. Жайдагы Ангелина Фадеева.
Аннан соң ипподромда тузан туздырып 1600 метр арага 4 юртак чыкты. Алар Фламинго, Феличата (хуҗалары Мөслим районыннан Илкам Фазуллин), Нәфис (хуҗасы Тукай районыннан Эльвира Гафиятуллина). Нәтиҗәдә финишка беренче булып Феличита килде. Аның җайдагы Илһам Фазуллин.
Тагын 1600 метр арага узышка катнаш токымлы атлар чыкты. Гамбит (хуҗасы Сарман районыннан Федор Кондратьев), Маэра (хуҗасы Тукай районыннан Рифат Гафиятуллин), Бикташ (Зәй районы Григорий Короновныкы) бер-берсен узышып алга ыргылдылар. Ә финиш сызыгып беренче булып Маэра үтте, аның җайдагы Рифат Гафиятуллин.
1200 метр арага чиста токымлы чабыш атлары старт алды. Багиня ветра, Карамэлла (хуҗалары Тукай районыннан Руслан Панферов), Маро, Лемонгор кушаматлы атларның җитезлегенә күз иярмәде хәтта. Шулай да җиңүче исемен Карамэлла бирмәде, аның җайдагы Амалия Мишустина.
Иң соңыннан ярышларга традиция буенча, 2400 метр арага җирле эшмәкәрләр атлары чыкты. Орлик, Буян (хуҗалары Григорий Коронов) Грай (хуҗасы Мансур Гыйздәтуллин) кушаматлы атларның да чабышка ныклы әзерләнгәне күренеп торды, алар ыргылып чапты. Бу юлы беренче урын Грай кушаматлы атта Ансар Гыйздәтуллин алды.
Призлы урыннар алучы атлар муенына Сабантуй сөлгеләре, аллы-гөлле тукымалар бәйләнде, ә җайдакларга, чабышкы хуҗаларына акчалата бүләккә сертификатлар тапшырылды.
Ат чабышларын мотоциклларда узышлар алыштырды. Аны тамашачылар тыннары кысылып, төрле трюклар күрсәтүче мотоциклчыларга җан атып күзәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев