“Җәй яме син, Питрау!” бәйгесе кысаларында укучыларыбызның иҗат җимешләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы Кашкатауның гүзәллегенә дан җырлаган, Питрау бәйрәмен олылаган шигырь Әнисә Хунафинадан.
Кашкатау
Барам әле Кашкатауга
Табигать кочагына,
Күңелләрне чакыручы
Дусларның учагына.
Кошлар оя ясаганмы? –
Тау битләре бик чуар,
Бергәлектә булган мәлдә
Иң якын хисләр туар.
Эскәтер җәелгән тауда:
Куй пирогың, дучмагың...
Биектән манзара күзләп
Ял итә дус-туганың.
Тау итәге тоташ чәчкә -
Кашкалар алсу төстә...
Питрауга ашкына халык,
Бәйрәм киеме өстә.
Бистәр тотып каршы ала
Сыргалы тасмалардан,
Чәчкап таккан сылу кызлар
Күл аша басмалардан.
Кырмазин күлмәкләр килеш,
Укалы сүрәкәләр,
Түшлек – тәңкәле муенса –
Гөлләр кебек иркәләр.
Мәйданда гөрлидер халык,
Барлана бар йолалар:
Тәкыя үрү, пиннек бәйләү...
Тизрәк җиңмәк булалар.
Маңгай тире күзгә керә,
Утын кисә Микулай,
Ычтапан да һич бирешми,
Пычкы тарта ул кулай.
Ике түти мышный-мышный
Берсен берсе чабалар.
Җилкә кызган, пары чыга,
Әллә чыҗлый табалар!
Питрау балы, ишеткәнсез,
Сихәтле дә, шифалы,
Сарсаз, Баграж болыннары
Алтындай сары балы.
Учак ягып, төн яктыртып
Сынала тик булганнар.
Ут аша сынылган ярлар
Мәңгегә кушылганнар.
Питрау чибәре серледер,
Күз сирпүләре – бәйрәм!
Чәчәкәгә күмелә чибәр
Ал да гөл бәйләм-бәйләм.
Питер дәдәйнең көлүе
Яңгырар күңелләрдә,
Җырлап-биеп күңел ачу –
ПИТРАУ керәшеннәрдә!
Керәшен халкы – җырлы халык,
Көләч йөзле, ягымлы,
Дустанә, эшчән, булган халык
Бизи туган ягымны.
Питрау үтте – җәй бетте, дип
Шаяртасыздыр, дуслар.
Питрау җәйне сәламли ул,
Оҗмах кебек дөньялар!
Кашкатау исәрдер бүген
Кунаклар сокланудан.
Тауның моңын көйләр кошлар
Ел буе сагынудан.
Нет комментариев