Ана капиталы күләме арта
1 февральдән ана капиталы 9,5 процентка артачак, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.
Беренче балага ана капиталы, әгәр ул 2020 елның 1 гыйнварына кадәр туган яки уллыкка алынган булса, 690,3 мең сум тәшкил итәчәк, икенче һәм аннан соңгы балага — 912,2 мең сум.
Ана капиталыннан бала туган вакытта РФ гражданлыгы булган, шулай ук РФ гражданины булырга тиешле ата-аналар файдалана ала. 2020 елның 15 апреленнән соң туган балаларга сертификатны автомат рәвештә дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин — ул ЗАГСта теркәлгәннән соң биш көн эчендә шәхси кабинетка килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев