Әлфия Мөхәммәтҗанова: “Яратып эшләгәч, авырлыгы сизелми дә”
Яңалыклар

Әлфия Мөхәммәтҗанова: “Яратып эшләгәч, авырлыгы сизелми дә”

Сыер савучы һөнәре бик катлаулы, зур көч сорый.

 Бу хезмәттә сабыр һәм тырыш булырга кирәк. Кышкы салкында иртәнге сәгать 3тә йокыдан уянып, эшкә барулары бер дә җиңел түгел. Бөтен авыл изрәп йок-лаганда, син йомшак, җылы юрган астыннан чыгып, фермага юл аласың.

Ә андагы 50 сыерның һәрберсенә аерым игътибар, аерым мәхәббәт кирәк.

Мөслим районында туган, Казан шәһәрендә белгечлек алган Әлфия Мөхәммәтҗановага зур шәһәрдә калу мөмкинлеге дә булмаган түгелдер. Диплом алу алдыннан Әлфия Әмирҗан кызын Зәйгә практикага җибәрәләр. Зәйдә эшләгәндә ул Чыбыклы кызы Тәкыя апа белән таныша. Аның белән Чыбыклыга кунакка кайтып йөри. Матур табигать кочагына сыенып утырган авылны үз итә кыз. Шулай булмый мөмкин дә түгел, ул биредә гомер юлдашы, тормыш иптәше Рәшит Мөхәммәтҗановны очрата. Егет кунак кызына гашыйк була. Аның артыннан Зәй шәһәренә килеп, шикәр заводына эшкә урнаша. Озак та үтми, алар гаилә кора. Авыл чирәмендә аунап үскән ике яшь йөрәк авылга күченеп кайта. Биредә аларга коттедж бирәләр. Әлфия апа фермага эшкә төшкәнче, балалар бакчасында пешекче булып эшләп ала. Бу гаиләгә авыл халкы сокланып карый. Нинди генә эшкә тотынсалар да, алар аны җиренә җиткереп башкарып чыга. Тормыш иптәше Рәшит абый тракторчы булып эшли. Эшен намус белән башкара, хуҗалыкта иң яхшы эшчеләрнең берсе була. Мөхәммәтҗановлар гаиләсе Чыбыклыда хезмәт сөючән, эшкә батыр, уңган булулары белән аерылып тора. Алар бит хезмәт ветераннары Самат абый һәм Тәгъзимә апаларның эшен дәвам итүчеләр. Гаиләдә бер-бер артлы балалар туа. Рәшит абый белән Әлфия апа ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә балалары үз гаиләләре белән яши. Кызганычка каршы, Рәшит абый гына иртәрәк бакыйлыкка күчә. Нишлисең бит... Тормыш дәвам итә. Әлфия апа инде лаеклы ялда булуына да карамастан, фермада сыерлар савуын дәвам итә.

Сыер савучыларның эшен бүген заманча җиһазлар шактый җиңеләйтә. Әмма барыбер бу хезмәттә физик көч тә, ныклы сәламәтлек һәм түземлек тә кирәк. Әлбәттә, малларны ярату да. Әлфия апа исә әнә шул сыйфатларга ия. Ул бит инде яшьли сыер савучы булып эшли. Соңгы 18 елда “Родина” хуҗалыгында машина белән саву операторы. Биредә бүген меңләп баш мөгезле эре терлек асрала. Әлфия апа шушы тармакның иң җаваплы өлкәсендә хезмәт куя. Ул сыерлар бозаулата. Өстенә ак халатын кигән Әлфия апаны бирегә килеп кергәч, дәваханәдәге бала тудыру табибәсе белән чагыштырып куясың. Ул да бит беренче мәртәбә генә бозауларга кергән таналарны, “кызым”, дип каршы ала. Аларга булыша, саву аппараты белән саварга өйрәтә. Аның сауганын дистәдән артык кечкенә малкайлар күзләрен мөлдерәтеп көтеп тора. Сыерлар, таналар “терелгәч”, аларны группаларга тарата.

Әлфия апа көненә ике тапкыр 50шәр сыер сава. Саву аппаратлары кулланылса да, кул хезмәтеннән башка барыбер булмый. Эш урынын, саву механизмнарын чисталыкта тоту да кирәк. Гомумән, Әлфия Мөхәммәтҗанова эшен яратып башкара.

Әлфия ханым - уңган хуҗабикә дә. Ул мал-туарын да асрый, бакчаларында бәрәңге, төрле яшелчәләр дә үстерә. Ул гомере буе мәдәнияткә гашыйк. Авылдагы бер генә мәдәни чара да аннан башка узмый. Берсеннән-берсе матур күлмәкләрен киеп, ул сәхнәгә чыкса, авылдашлары аның чыгышын көчле алкышларга күмә. Сыер савучы хезмәте белән мәдәниятне бергә алып бара ул.


Нет комментариев