Александр Бистәсе мәктәбендә беренче сыйныфка ике укучы килде
Яңалыклар

Александр Бистәсе мәктәбендә беренче сыйныфка ике укучы килде

Мәктәпнең филиалы булган Яңа Спас башлангыч мәктәбендә беренче сыйныфка бер кыз укырга керде

Александр Бистәсе мәктәбендә 41 укучы парта артына утырды, шул исәптән беренче сыйныфка баручы ике кыз. Алар -  Диана Гречко һәм Арина Имимназарова.

фото мәктәптән, тантаналы линейка барышында
фото мәктәптән, тантаналы линейка барышында

Александр Бистәсе мәктәбендә тантаналы шартларда беренче кыңгырау чыңлады. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче балаларны, укучыларны һәм коллективны бәйрәм белән котларга “Татмедиа” филиалының “Зәй информ” директоры Александр Исаков килде.

 Александр Кузьмич шулай ук Яңа Спас башлангыч мәктәбендә дә булып, укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне Белем көне белән котлады.

Яңа Спас башлангыч мәктәбендә дүрт укучы белем ала. Беренче сыйныфка бер укучы – Ульяна Танчук килде.

фото мәктәптән, Наталья Танчук укучыларны котлый
фото мәктәптән, Наталья Танчук укучыларны котлый

Укучыларга шулай ук теләкләрен Александр Бистәсе  авыл җирлеге башлыгы Александр Кузнецов, мәктәп директоры Резеда Зайцева һәм Яңа Спас авыл җирлеге башлыгы Наталья Танчук та җиткерде.

Аннан беренче сыйныф укучылары өчен беренче кыңгырау чыңлады. Алар укытучылары  белән бергә сыйныф бүлмәләренә уздылар.

Александр Исаков фотолары.


Нет комментариев