Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Актив тормыш алып баралар

Район сукырлар җәмгыяте дә актив эшчәнлеге белән билгеле. Биредә 215 кеше исәптә тора. Аларның 10сы — балалар. Менә инде җәмгыять белән 22 ел Мария Костюченко рәислек итә.

Әнисә Шәфиева, Любовь Зотеева, Нәкыя Шаһиева, Фаимә Сизова, Светлана Китызина, Людмила Захарова— җәмгыятьнең актив ветераннары. Һәр чарада, очрашуларда катнашып киләләр, актив тормыш алып баралар.

— Җәмгыять тормышы әлеге актив кешеләр белән кайнап яши. Тагын бер егетебез турында әйтәсем килә. Ул — Геннадий Умнов. Геннадий Васильевич Минзәлә медицина көллиятен тәмамлап, район үзәк дәваханәсендә эшли. Читтән торып логопед белгечлеген ала. Ул бик матур җырлый, шигырьләр яза. Һәр чарабызның үзәгендә кайный, — ди Мария Костюченко.

Сукырлар җәмгыяте әгъзалары районда, республикада узучы чараларда актив катнашып киләләр. Һәм аларда һәрчак алдынгы урыннарны яулыйлар.

— Түбән Камада узачак «Лучший групорг Татарстана» бәйгесенә әзерләнәбез. Бәйгедә 16 төбәктән катнашачаклар. Зәй данын Людмила Захарова яклаячак. Чит шәһәрләрдә узучы чараларга баруда транспорт белән проблемалар да бар, — ди Мария Филипповна.

Сукырлар җәмгыятенең Вконтактеда үз төркеме булдырылган. Зәйлеләр «Заинская местная организация ВОС» төркеменә кереп, яңалыклар белән таныша һәм, гомумән, аралаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев