Аксарлылар авыл китапханәсенә җыелып «Татарча диктант» акциясенә кушылдылар – үз белемнәрен тикшерделәр.
Яшьме син, өлкәнме, җитәкче яки мәктәп укучысы. 14 ноябрьдә кулларына каләм алып зәйлеләр дә татарча диктант язып, туган телебезне ни дәрәҗәдә белүләрен бәяләделәр. Туган телгә битараф булмаучылар арасында Аксар авылында яшәүче Вәсимә Гайнетдинова да бар.

85 яшьлек әби чакыру көтеп тормыйча, диктант язарга авыл китапханәсенә үз теләге белән килгән.
-Телевизор экраннарыннан “Татарча диктант” булачагын күреп, үземнең белемемне сынап карыйсы килү теләге туды. Мәктәптә укыган чакта ук диктант язарга яраттым, шунысы гаҗәп – һәрвакыт “5”ле була иде. Укытучылар да мактап, башкаларга үрнәк итеп куя иделәр минем эшне. Каюм Насыйри әсәреннән өзек язганда бер хата ясаганым әле, нинди билге куярлар, нәтиҗәне көтәбез,- ди Вәсимә апа.
Аның өчен диктант язу авыр булмый, көн саен каләм тотып ияләнмәгән кулларга күнегү генә булган. Мондый чаралар берләштерә, телгә карата хөрмәт уята, дигән фикердә ул.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, Вәсимә Гайнетдинова әдәби китаплар укый, сканвордлар чишәргә ярата. “Акчарлак” һәм район газеталарын түземсезлек белән көтеп ала. Башыннан ахырынача, бер хәрефен дә калдырмыйча укып чыга.
Нет комментариев