Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Әйләнә-тирәне чистартабыз

Бүген Зәй районында әйләнә-тирәне чистарту буенча гомуми өмә үткәрелә. Ул район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән һәр урында оештырыла.

Билгеле булганча, экологик чистарту икеайлыгы сентябрь башыннан старт алды. Аның кысаларында атнага ике тапкыр: чәршәмбе һәм җомга көннәрендә һәр хезмәт коллективы үзләренә билгеләнгән территорияләрдә җыештыру эше белән шөгыльләнә. 

Ә гомуми өмә көнендә ял паркларын, скверларны, шәһәр урамнарын, җәмәгать урыннарын чистарту каралган. Мәсәлән, Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре бүген үз территорияләрен чүп-чардан, корыган үлән һәм коелган яфраклардан чистарттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев