Әфганстан  - безнең йөрәкләрдә
Яңалыклар

Әфганстан - безнең йөрәкләрдә

Әфганстандагы бәрелешләр тарихта, бу аяныч сугыш ачысы аны кичергәннәр йөрәгендә яши.

Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне алдыннан, Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында, 13 февраль көнне Зәй политехника көллиятендә «И снова снится нам Афган» исемле очрашу булды. Аны Зәйнең туган як тарихын өйрәнү  музее һәм көллият белән бергәләп оештырды.  
Чарада сугышчы-интернационалистлар Алексей Владимирович Асташин, Наил Сабирҗан улы Хәсметдинов, шулай ук Әфганстанда һәлак булган рядовой Петр Осиповның сеңлесе Валентина Викторовна Липатова катнашты. 
Зәй районыннан хәрби операцияләрдә 211 кеше катнашкан. Музейда әлеге бәрелешләрдә һәлак булган тугыз егетнең портретлары куелган. Алар арасында — Ильяс Хәйров та бар, ул үзенең 32 яшенә бер атна кала һәлак булган.
Валентина Викторовна исә очрашуда үзенең абыйсы Петр турында сөйләде. 
“Ул гади солдат кына түгел, ә дус, абый, хезмәттәш иде.  Аның үлеменнән соң без әйберләрен Зәй музеена тапшырдык.  Парад формасы, парашютчы таныклыгы, тельняшка, куен дәфтәрләре, хатларының бер өлешен”, - диде ул. 
Тематик чарада катнашучылар Петр Осиповның 1984 елның июлендә язылган хатыннан өзек ишеттеләр. 
Шулай ук Анна Ефремовна  Кухареваның улы Владимир, аның училищеда укуы турындагы истәлекләре яңгырады.
Әфган-ул тарих кына түгел. Бу тере йөзләр, тавышлар, хатлар, фотолар. Элеккеге Чик сакчысы Наил Хәсметдинов чикнең ерак участогындагы хезмәтнең кырыс чынбарлыгы турында сөйләде. 
-1400 километр озынлыкта, йөз километрлык контроль зонасы, анда хәтта комдагы күләгә дә куркыныч сигнал булырга мөмкин. Биредә эсселек түзә алмаслык дәрәҗәгә җитте, ә постта һәр сәгать максималь игътибар таләп ителә.  Армиядән соң күп еллар, соңгы патронны тормыш символы итеп сакладым. Армия хезмәте ян-яктан күрү сәләтен инстинкт дәрәҗәсенә кадәр үстерергә өйрәтте. Сугышчан мохиттә эшләнгән практика көндәлек тормышта да: автомобиль йөрткәндә дә, спортта да, хәтта юлны кичкәндә дә кулланырлык булып чыкты, - дип сөйләде ул. 
Алексей Владимирович, десант гаскәрләре ветераны, үзенең Әфганстанга озатылуын искә төшерде. Ул армия хезмәте турында, үзенең иптәш егете Фәрит турында сөйләде . 
Ветераннар белән очрашу документаль фрагментлар күрсәтү белән тулыландырылды — архив кадрлары, кайтмаганнарның фотосурәтләре иде анда.  
Әфганстаннан совет гаскәрләрен рәсми рәвештә чыгаруга 37 ел узды инде. Бу миллионлаган кеше өчен бу хәтергә әверелгән йөрәк ярасы.

Светлана Долгова, музейның өлкән фәнни хезмәткәре.


Нет комментариев