64 ел бергә тормыш юлыннан
Яңалыклар

64 ел бергә тормыш юлыннан

Зәйдә яшәүче Хәмдия апа белән Кафил абый Хисамиевлар күпләр өчен үрнәк булып тора.

Алтмыш дүрт ел бергә тормыш юлында шатлыкларын да, авырлыкларын да бергәләп кичергәннәр. Бер-берсенә кирәк, терәк булганлыктан, гаилә корабы язмыш дулкыннарында челпәрәмә килмәгән.

Кафил абый белән Хәмдия апа ислам кануннары буенча яшиләр: ураза тоталар, биш тапкыр намаз укыйлар, игелекле эшләр башкаралар.
Кафил абый Имәнлебашта туып үскән, ә Хәмдия апа - Кәдек авылы кызы. Алар кичке уенда танышалар. Зәй яшьләре эштән соң Островский белән Төзүчеләр урамнары кисешкән урында “пятачок”ка җыела торган була. Кафил, гармунчы буларак, түгәрәк уенның йөзек кашы була инде.

- Мин Зәйгә 1957 елда төзелештә эшләргә килдем. Ул елларда Зәй бистәсе, ГРЭС төзелеше республика гына түгел, аннан читтә яшәүче егет-кызларны үзенә җыйды. Биредә мәктәпләр, район үзәк дәваханәсе, йортлар төзүдә катнаштым. Аннан мин хезмәт куйган оешманы ГРЭС төзелешенә чакырып алдылар. Станциядә иң беренче арматураны коюга без эшләгән бригада алынды. Электр станциясенең алтынчы блогын куйганчы биредә эшләдем, - дип сөйли Кафил абый.

Хәмдия апа шулай ук ГРЭС төзелешендә, озак вакыт сәүдә тармагында хезмәт куя. Хисамиевлар “Шанхай” микрорайонында үз йортларын төзиләр.
Кафил ага - Түбән мәхәллә мәчетенең актив әгъзасы. Ул – мәҗлесләр, исем кушу йолалары, никахлар вакытында хөрмәтле кунак. Шулай ук мөселман йолалары буенча соңгы юлга озатырга да чакыралар аны.

Хисамиевлар гаиләсендә өч бала үсә: Равил, Равия һәм Ильяс. Хәзер алар оныклар һәм оныкчыкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр.

- Балалар, кияү-киленнәр, оныклар барыбыз бергә җыелганда 27гә тулабыз. Бәхетле картлык кичерәбез. Әгәр дә Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән ышанып, шәригать кануннары буенча яшәсәң, барысы да килеп чыгачак, - ди Хәмдия апа.

Җирдә тынычлык булсын, сугышлар туктасын, дип тели Хисамиевлар.

Фотолар шәхси архивтан


Нет комментариев