27 мартта Зәйдәге радиотелеүзәктә ремонт эшләре башкарылачак
27 мартта Зәй юнәлешендә радиотелеүзәктә планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк.
Бу көнне иртәнге сәгать 9дан көндезге 3кә кадәр «Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре» ФДУП генераль дирекциясе тарафыннан расланган график нигезендә, программаларны сүндереп, аналог форматтагы телерадиотапшырулар («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы эфир телерадиотапшырулары: «ТНВ-Татарстан», «Болгар радиосы», РТРС-1, РТРС-2 форматларында планлы эшләр башкарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев